«Восхождение»дә тернәкләнүчеләр бию конкурсы дипломантлары булдылар

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2016 елдан башлап Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бию-хәрәкәт терапиясе гамәлгә ашырыла. Социаль тернәкләндерү чарасы буларак терапия мөмкинлекләре чикле кешеләрнең социаль җайлашуын формалаштыруга юнәлдерелгән. Терапия хореография һәм ритмопластика белән шөгыльләнүне үз эченә ала.

Соңгы дүрт елда программаны 527 кеше узган, «Восхождение» хореография студиясендә 43 социаль хезмәт алучы шөгыльләнгән.

Быел хореография студиясендә катнашучылар «#ЯТАНЦЕВАСТЕЕ» VII Халыкара хореография ачык медиапроекты-конкурсы дипломантлары булдылар. Конкурс 27-28 март көннәрендә Казанда узды. Валерия Иванова һәм Андрей Кондратьевның дуэты 1 дәрәҗә дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International