Алабуга районында урнашкан «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада программаларын гамәлгә кертү кысаларында балалар һәм Юнармия йорты педагогларының инклюзив очрашуы булып узды.
Директор урынбасары Олеся Семакина һәм педагоглар Владимир Ларионов, Галина Благодатских балалар белән хәрби-спорт эстафетасын үткәрделәр. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Юлия Смирнова адаптив физик культура буенча инструктор Александра Пензина җитәкчелегендә бию флешмобы һәм «Уен парашюты» дигән хәрәкәтчән уен үткәрде.
Чара патриотик тәрбия бирүгә, физик һәм рухи көчнең органик ярашуын формалаштыруга, шәхеснең ихтыярый сыйфатларын үстерүгә, экстремаль ситуациядә көч туплау күнекмәләренә юнәлдерелгән иде, балалар коллективын берләштерүгә ярдәм итте.