«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Игелек канатларында» дигән чара узды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Игелек канатларында» дигән чара узды. Ул Константиновка торак массивындагы мәдәният йорты ярдәме белән оештырылды.

Үзәк карамагындагылар игътибарына «Балалар – балаларга. Бергә булдырабыз» девизы астында программа тәкъдим ителде. Аниматорлар ролендә Казан мәктәпләре укучылары арасыннан волонтерлар чыгыш ясады.

Чара «Добровольцы – детям» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды. Очрашу мөмкинлекләре чикле балаларның социальләшүенә ярдәм итте, үсеп килүче буынның инвалидлыклары булган яшьтәшләренә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International