Республика халкына 59 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

2022 елның 30 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 084 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 177 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 59 091 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 452 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,17 кеше тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International