29 мартта Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында әрмән диаспорасы һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре булып китте. Кунаклар әрмән ашлары әзерләү буенча мастер-класс күрсәттеләр һәм интернат-йортта яшәүчеләрне милли әрмән биюләре белән сөендерделәр. Чарада 12 социаль хезмәт алучы катнашты.
Гата – Әрмәнстанда пешерелгән камыр ризыкларының иң киң таралган төре. Бу тәм-томнан башка Әрмәнстанда бер генә бәйрәм дә үтми. Наилә Сагинян гатаны пешереп күрсәтте һәм аның турында кызыклы әйберләр сөйләде. Чара ахырында алар балалар белән бергә барлык катнашучыларны да сыйладылар. Чәй эчкәннән соң кунаклар халык биюләрен биеделәр, ә әбиләр аларга бик теләп кушылдылар.
Мондый чараларның максаты – халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне саклау. «Мирас турында истә тоту мөһим, чөнки Россия – бик күп милләтле ил, һәр халык үз гореф-гадәтләренә бай», – диләр оештыручылар.