Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында «Спорт экспрессы» дигән чара узган.
Чара барышында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы студентлары учреждениедә тәрбияләнүчеләр өчен зарядка, спорт уеннары һәм эстафеталар үткәрделәр. Шулай ук үзәк белгечләре өчен «Спорт экспрессы» күчмә инклюзив спорт-мәдәни программасы һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе эше турында лекция оештырылды.
Соңыннан барлык катнашучылар истәлекле фото ясадылар һәм кунакларга мавыктыргыч спорт чарасы өчен рәхмәт белдерделәр.