26 март көнне Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Цифрлаштыру һәм технологияләр» дигән тематик программа уздырдылар. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган.
Дәреснең максаты укучыларны цифрлы технологияләрне үзләштерү юлында мәгълүмати киртәләрне җиңеп чыгарга өйрәтүдән гыйбарәт иде. Чара барышында катнашучыларга заманча технологияләрнең нәрсә икәнлеге, алар ничек барлыкка килүе һәм кеше тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләделәр. Балалар «IT-эзтабар» интерактив уенында, QR-кодларны чишеп, «Цифрлы грамоталылык» интеллектуаль викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Аерым игътибар куркынычсызлык темасына, шәхси мәгълүматны саклауга һәм социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләренә бирелде.
Балалар бик күп төрле мәгълүматны дөрес кулланырга өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.