Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чара узган. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Лиана Габидуллина алып барды.
Чараның максаты – катнашучыларны ислам кабул итү тарихы белән таныштыру,күзаллауларны киңәйтү һәм патриотик хисләр тәрбияләү. Дәрес башында катнашучылар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү турында мәгълүмат тыңладылар, соңыннан викторина үтте, анда катнашучылар Татарстан һәм туган як тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Дөрес җаваплар татлы призлар белән бүләкләнде.
Соңыннан балалар Татарстан Республикасының мәдәни байлыгы гына түгел, ә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булган Болгар шәһәренә видеоэкскурсиядә катнаштылар.