23 март көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белгече «Капиталь төзелеш идарәсе» МУП хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Хезмәткәрләргә оешма хезмәткәрләренең саны (штаты) кимүгә бәйле рәвештә эштән азат ителгән гражданнарга гарантияләр һәм компенсацияләр өлешендә хезмәт хокукы нормалары аңлатылды. Шулай ук кадрлар үзәге белгече катнашучыларны мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре һәм социаль ярдәм чаралары белән таныштырды. Очрашу барышында хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Оешманың җиде хезмәткәре консультация хезмәтләре алды.