Арчаның «Өмет чаткысы» үзәге карамагындагы балалар «Без барын да булдырабыз» дигән республика конкурсында катнашканнар

2022 елның 25 марты, җомга

24 март көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Л.З. Хөсәенова Алан авыл җирлегендә консультация көне үткәрде.

Торак пунктта социаль куркыныч хәлдә торучы бер гаилә һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче гаиләләр яши. Бу көнне консультацион ярдәм сорап дүрт кеше мөрәҗәгать итте, аларның икесе – 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балага пособие алу мәсьәләсе буенча.

Шулай ук әлеге участокта «Компьютер грамоталылыгы» клубы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән чираттагы дәрес үткәрелде. Дәрес барышында педагог күп балалы гаиләләргә дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү кагыйдәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International