«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләре чүлмәк ясау һөнәре серләрен белделәр

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

23 март көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Һөнәрчелек йорты белгечләре «Чүлмәк ясау осталыгы серләре» дигән гамәли дәрес уздырганнар. Чараның максаты – балаларны рус халкы һөнәрләре традицияләре белән таныштыру.

Балалар чүлмәкче һөнәренең тарихы белән таныштылар, җиһазлар һәм материаллар карадылар. Балчык кисәкләре белән эшләп, алар аның үзлекләре турында белделәр. Балалар оста эшен игътибар белән күзәттеләр, ул гадәти балчыктан гаҗәеп савыт-саба ясады. Соңыннан барлык теләүчеләр балчык әйберләре ясауда үз көчләрен сынап карадылар.

Балчык белән эшләү – кызыклы иҗади дәрес, ул уңай эмоцияләр бүләк итә һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International