2022 елның 23 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 9 907 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 137 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 55 513 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 181 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,18 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 884 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 41 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.