«Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда конструктив практисны үстерү» темасына гамәли дәрес уздырылган.
Чара ата-аналарга балаларның игътибарын, фикерләвен, хәтерен, карашын үстерү максаты белән конструктив эшчәнлек формалаштыру кирәклеге турында мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән иде. Дәреснең практик өлешендә ата-аналар Фребель һәм Пертр җыелмасын кулланып конструкторлыкка биремнәрне үтәделәр. Тернәкләндерү үзәге белгечләре, укытучы-дефектолог Альбина Елизова һәм Монтессори педагогы Гөлнара Сабитова ата-аналар игътибарына өй шартларында кулланырга мөмкин булган кул астындагы чаралардан шундый ук җыелмалар тәкъдим иттеләр. Шулай ук һәр әни мәгълүмати буклет алды.
«Шулай итеп, үзенчәлекле балалар тәрбияләүче ата-аналар тернәкләнүне өйдә дә дәвам итә алачак», – дип билгеләп үтә педагоглар.