«Ышаныч» үзәгендә Даун синдромлы кешеләргә ярдәм итү буенча акция узган

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

21 мартта Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын мондый кешеләрнең хокукларына һәм мөмкинлекләренә җәлеп итү.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм психологы шундый диагнозлы кешеләргә социаль ярдәм күрсәтәләр. Даун синдромлы кешеләрне кояшлы дип атыйлар. Вакытында ярдәм алып, коррекция-үсеш дәресләренә йөреп, яшьтәшләре белән аралашып, бүлектәге иптәшләрдән ярдәм алып, социаль хезмәтләр алучылар уңышлы рәвештә җәмгыятькә җайлаша.

Көндезге булу бүлегендә «Бик оста куллар» клубы кысаларында Даун синдромлы кешеләргә ярдәм итү буенча акция уза. Катнашучылар төрле төстәге оекбашлар киделәр һәм кул очларын төрле төскә буяп кояш рәвешендә плакат ясадылар.

Шулай ук бүген бүлектә учреждение белгечләре һәм психологлары өчен «Бөтенесе кебек!» мәгълүмат сәгате узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International