«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль-тернәкләндерү чаралары исемлеген киңәйтүне дәвам итәләр.
Беренче кварталда биш социаль хезмәткәр үз эшендә махсус такталар кулланган, алар уң һәм сул кул өчен төрле катлаулы бизәкләр рәвешендәге механик тренажерлардан гыйбарәт. Бизәкләрнең төрлесе очрый – гади түгәрәкләрдән алып лабиринтларга кадәр. Бизәктә почмаклар күбрәк булган саен, күнегү дә катлаулырак санала.
Практика күрсәткәнчә, биремнәрне үтәүдә кыенлыклар менталь тайпылышлар булган кешеләрдә туа, шуңа күрә социаль хезмәткәрләр һәм белгечләр һәр кешегә индивидуаль якын килә.
Мондый баш мие өчен гимнастика хәтерне, кабул итү сәләтен яхшырта, фикерләү, игътибар, сөйләм үсешенә уңай йогынты ясый. Бу яшь күренешләрен минимальләштерергә һәм өлкән кешенең көнкүреш мөстәкыйльлеген тәэмин итәргә, шулай ук когнитив тайпылышлар булган кешеләрнең эмоциональ фонын тотрыкландырырга мөмкинлек бирә.