17 мартта Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь атлет» программасы буенча спорт-күңел ачу чарасы узды. Аны физик культура буенча инструктор Л.Ю. Кирамова, реабилитолог Г.В. Локманова «Комсомолец» спорт мәктәбе тренеры Е.П. Кускова белән бергә үткәрделәр.
Чараның максаты: физкультура-музыкаль күңел ачу барышында сәламәтлекне ныгыту, күзаллауларны, хәтерне киңәйтү, балалар һәм ата-аналарда спорт чараларында катнашуга уңай мотивация формалаштыру. Күнегүләр чыдамлыкны, координацияне һәм командада эшли белүне үстерүгә юнәлдерелгән. Бу «Тупны тапшыр», «Миңа тотын», «Юлбарыс баласы», «Урман, сазлык, күл» коммуникатив уеннары, хәрәкәтчән «Сикерүчеләр», «Урыннар үзгәреше» уеннары.