Рөстәм Вәлиуллов ТР Һөнәр берлекләре федерациясе советы утырышында катнашты

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

15 мартта Казанда Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе советы утырышы узды. Чара 2021 елда социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм 2021-2022 елларга социаль партнерлыкны үстерү турында республика килешүен үтәү нәтиҗәләренә багышланган иде.

Утырышта шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашты. Ул 2021 елда республика гражданнарын эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау буенча чараларны гамәлгә ашыру турындагы доклад белән чыгыш ясады.

«Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең приоритеты – кеше: аның хокуклары, яклау һәм ярдәм итү. Нәкъ менә шуңа күрә республикада социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу системасы булдырылган, ул халыкның тормыш сыйфатын билгели торган барлык төп сегментларны үз эченә ала», – дип билгеләп үтте спикер. Үз нотыгында Рөстәм Вәлиуллов хезмәт базарындагы вәзгыять, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен яктыртты. Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, республикада халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары системасы социаль-икътисади вәзгыятьтән чыгып шактый тиз үзгәрә һәм авыр тормыш хәлендә калган һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнарның тормыш дәрәҗәсен саклап калырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International