«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә конструкцияләү буенча дәрес узды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

16 нчы март көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Пластилиннан һәм теш чистарткычлардан 3D модель» дигән конструкция буенча дәрес үткәрелде.

Чараның максаты булып кулларның вак моторикасын үстерү, иҗади фантазия күрсәтү һәм абстракт фикерләүне яхшырту торды. Дәрес барышында балаларны «3D фигура» төшенчәсе белән таныштырдылар, алар геометрик җисемнәр турында белемнәрен ныгыттылар һәм өч үлчәмле фигуралар ясадылар. Конструктор җыйганнан соң, үзәк карамагындагылар үзләре ясаган геройлар һәм объектлар белән уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International