«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында мәшгульлек хезмәте органнары эшчәнлегенә карата бердәм таләпләрне гамәлгә ашыру 2022 елда да дәвам итә.
Быел мәшгульлек хезмәтләрен модернизацияләүдә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге катнаша.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәген модернизацияләү һәм мәшгульлек хезмәтләре эшчәнлегенә бердәм таләпләр кертү буенча эш түбәндәге юнәлешләр буенча башкарыла:
Үзгәрешләр «Россия эше» кадрлар үзәге» бренды нигезендә башкарылачак. Модернизация киңлекне оештыру өлкәсендә дә, клиентлар һәм эш бирүчеләр белән эшләгәндә дә яңартуны үз эченә ала. Эш белән тәэмин итү хезмәте белгече эшсез гражданин өчен персональ консультантка әверелә, индивидуаль ихтыяҗларын исәпкә алып, аңа эшкә урнашу өчен туры килә торган вариантлары сайларга ярдәм итә.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте эшчәнлеге, нәкъ менә гражданнар һәм эш бирүчеләр белән багланышларга максималь игътибар бирү өчен, күп кенә операцияләр санын киметүне күздә тоткан сакчыл җитештерү принципларына туры китереп төзелә.
Ахыр чиктә, мәшгульлек үзәкләре эше аерым хезмәтләр күрсәтүнең катлаулы процессыннан алып, эш эзләүче кешеләргә күрсәтелә торган тормыш хәлләреннән чыгып, төрле проблемаларның тулы бер комплексын нәтиҗәле хәл итүгә юнәлтеләчәк.
Шунысы игътибарга лаек, модернизациядә нәкъ менә авыл мәшгульлек үзәге катнаша. Яңа сыйфатлы хезмәтләрне хәзер шәһәрлеләр генә түгел, авыл халкы да ала ала.
«Мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру эше Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә модернизацияләү чаралары Яр Чаллы, Әлмәт, Казан шәһәренең Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә узды», – дип билгеләп үттеләр министырлыкта.