Минзәлә районында социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча күчмә консультация оештырдылар

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Шушы көннәрдә 1 нче социаль участокта күчмә эш кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Россия Пенсия фондының Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте вәкилләре Юртау авылында яшәүчеләр өчен социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация оештырганнар.

Чара барышында белгечләр 10 кешегә консультация бирделәр. Авыл халкын социаль контракт кысаларында дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү тәртибе, йорт эчендәге газ җиһазларын урнаштыру белән бәйле социаль ярдәм, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар, балалы гаиләләргә ташламалар һәм пособиеләр кебек сораулар кызыксындырды.

Гражданнар барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International