Республика эш бирүчеләре татарстанлыларга 53 меңнән артык вакансия тәкъдим итә

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 26 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 476 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 55 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 53 598 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 803 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,2 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 642 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 64 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International