18 ноябрь көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кыш бабай патшалыгына» дип исемләнгән ял чарасы үткәрелде. Аның максаты – яхшы кәеф, төркемдә уңай эмоциональ-психологик атмосфера булдыру.
Психолог Наталья Самаркина бәйрәм тарихы турында сөйләде, кышкы тылсымчы резиденциясе турында фильм күрсәтте. Дәрес барышында кышкы табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, чыршы шарлары ясадылар һәм Кыш Бабайга котлау һәм теләкләр белән хат яздылар. Очрашу «Яңа ел төне» мультфильмын карау һәм самавыр янында чәй эчү белән тәмамланды.