Минзәлә интернат-йортында гадәти булмаган туган көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 19 ноябре, җомга

18 ноябрьдә Россиядә рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Шушы вакыйга уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тематик чара уздырылды.

Учреждение тәрбиячесе һәм психологы балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Кыш Бабайның өе һәм бу көнне аның Бөек Устюгта котлаулар кабул итүе турында сөйләделәр. Шулай ук 18 ноябрьдә кышкы тылсымчы почтасы эшли башлый.

Бәйрәм уңаеннан социаль хезмәт алучылар туган көнен билгеләп үтүче бабайга котлау хаты яздылар. Шулай итеп алар балачакка чумдылар, уңай эмоцияләр алдылар һәм бер-берсе белән уңай кәеф белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International