Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында һәм М. В. Ломоносовның тууына 310 ел тулу уңаеннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Михаил Ломоносовның бөек казанышлары» дигән тематик сәгать узды. Чараны тәрбияче Алексей Шатков үткәрде.
Дәрес барышында мәктәп яшендәге балалар бөек рус галиме тормышының һәм эшчәнлегенең төп этаплары белән таныштылар, аның физика, химия, механика, әдәбият, география, оптика һәм метрология өлкәсендәге ачышлары турында белделәр. Соңыннан балаларга танып-белү видеоролигы күрсәтелде.