Минзәлә яшүсмерләре белән хокук һәм бурычлар турында сөйләштеләр

2021 елның 19 ноябре, җомга

17 ноябрь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова «Бала хокуклары һәм бурычлары» дигән дәрес үткәрде. Чара балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси куркынычсызлыгын үстерү программасы кысаларында, татар гимназиясе базасында оештырылды.

Дәрес «Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән видеоролик карау белән башланды. Аннан соң тема турында җентекләп сөйләштеләр һәм фикер алыштылар. Яшүсмерләрне Россия Конституциясе һәм Бала хокуклары турында конвенция белән таныштырдылар. Илнең дәүләт символлары турында да сөйләштеләр.

Яшүсмерләр зур кызыксыну белән күнегүләр башкардылар, илебезнең төп бәйрәмнәрен, шул исәптән Россия хәрби тарихының истәлекле даталарын искә төшерделәр.

Очрашу яшүсмерләргә «Үз хокукларын һәм бурычларын үтә» дигән белешмәлек тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International