«Яхшы үзгәрешләр» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Гөлназ Илдарханова кадет интернат-мәктәбе базасында тренинг үткәрде.
«Эмоция» уены ярдәмендә балалар вакыйгаларга дөрес җавап бирергә, үз хисләрен һәм кичерешләрен аңларга, алар белән уртаклашырга, әйләнә-тирәдәгеләрнең хис-тойгыларына игътибарлы булырга өйрәнделәр.
Дәрес ахырында балаларга «Ачу вакытында нишләргә» дигән белешмәлек төзергә тәкъдим ителде. Психолог укучыларга тренингта актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.