«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 16 нчы ноябрь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан «Психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дип исемләнгән индивидуаль дәрес үткәрелде.
Проектның төп бурычларыннан берсе – менталь тайпылышлары булган затларның үз-үзләрен тотышын коррекцияләү, аларның эмоциональ торышын нормальләштерү, проблемаларны хәл итү һәм эчке потенциалны ачу. Дәрестә катнашучы стрессны җиңү ысуллары белән танышты, тирән сулыш, визуализация, аутотренинг техникасын үзләштерде – болар барысы да психоэмоциональ халәтне тотрыклыландыруга юнәлдерелгән.
Коррекция эшендә «Иматон» Гамәли психология институтының «Встреча с целителем» дигән трансс-медитатив үзрегуляция методикасы кулланылды. Ул «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру өчен Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондыннан алынган акчаларга алынган.