«Астра» тернәкләндерү үзәгендә танып-белү дәресе узды

2021 елның 19 ноябре, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыруга һәм аны саклауга юнәлдерелгән чара узды.

Дәрес хәрәкәт активлыгының, чыныгу, дөрес туклану, саф һава һәм яхшы кәефнең файдасы турында әңгәмә белән башланып китте. Аннары балалар социаль ролик карадылар һәм зарарлы гадәтләр һәм аларның зыяны турында фикер алыштылар.

Дәреснең практик өлешендә катнашучылар пластилиннан сәламәтлек өчен файдалы продуктлар ясадылар. Эшнең нәтиҗәсе булып яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәсе торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International