17 ноябрь көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган уен дәресе үткәрелде.
Ярыш элементлары белән команда уены булды. Балалар логикага, терминнар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча биремнәр үтәделәр. Шулай ук «Тарих һәм кагыйдәләрне белүчеләр» дигән сораштыру үткәрелде. Балалар «Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт» интерактив уены аша саклык хисләрен үстерделәр, юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыттылар.