«Росток» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль адаптациядә кыенлыклары булган 11 балигъ булмаган бала арасында «Су асты дөньясы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикле балалар да катнашты.
Очрашу башында педагог балаларга су асты дөньясы турында сөйләде. Катнашучыларның күзаллауларын киңәйтү өчен, педагог балаларга тематик табышмаклар чишәргә тәкъдим итте. Шулай ук белгеч иң гадәти булмаган диңгез хайваннарының рәсемнәрен күрсәтте.
Дәреснең практик өлешендә катнашучылар рәсем ясадылар. Соңыннан балалар үзләренең эшләрен күрсәттеләр һәм диңгездә яшәүчеләрнең иң катлаулы исемнәрен кабатладылар.