Менделеевск районы «Өмет яры» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Халык горурлыгы – аның теле» дигән чара узды. Социаль хезмәт алучылар белән очрашу Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде һәм дистанцион форматта узды.
Чараның максаты – Татарстанның мәдәни-тарихи мирасы белән танышу һәм туган тел белән кызыксынуны саклау. Заманча интернет-технологияләр ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар бер-берсенә татар һәм рус телләрендә үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар, поэзия кешенең эмоциональ халәтенә ничек йогынты ясавы, хисләрне чагылдырырга ярдәм итүе турында сөйләштеләр.