Әниләр көне алдыннан Андрей Первозванный фонды популяр Россия җырчысы Диана Гурцкая белән бергә социаль челтәрләрдә бөтенроссия гаилә флешмобын башлап җибәрә.
Акциядә катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1. 24-28 ноябрьдә Инстаграмдагы битеңдә әниең белән төшкән яраткан фотографияне урнаштырырга;
2. Постка #счастьематеринства_деньматери, #фондандреяпервозванного хештеглары куярга;
3. Комментарийларда ике дустыңны билгеләп үтәргә;
4. @happymaterinstvo һәм @mr.skovorodkin битләренә язылырга;
5. Катнашучыларның аккаунты ачык булырга тиеш.
«ВКонтакте» социаль челтәре өчен дә шундый ук алгоритм.
Җиңүчеләрне очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләячәкләр. Нәтиҗәләр 1 нче декабрьдә билгеле булачак.