Республиканың күпчелек моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 233 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 40 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 17 ноябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 337, 392, 34, 758 һәм 154  эшсез кеше исәптә тора.

Эшсезләр санының артуы Чистайда күзәтелә (+35).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International