Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган спорт бәйрәмендә катнаштылар.
Ике командага бүленеп, капитаннарны сайлап, өлкәннәр җитезлектә, тизлектә һәм зирәклектә ярыштылар. Катнашучыларга интернат-йортта яшәүчеләр арасыннан җанатарлар, шулай ук спорт бәйрәмен алып баручы – социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова көч биреп тордылар.
Традиция буенча ярышларда җиңүчеләрне алкышлар һәм призлар белән бүләкләделәр.
Бәйрәм уңай эмоцияләр һәм хәрәкәт активлыгы чыганагы булды. Ул коллективны тагын да берләштереп, социаль хезмәт алучыларның кәефен күтәрергә ярдәм итте.