«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә ортопед консультациясе узды

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

16 ноябрь көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә табиб-ортопед лекциясе узды. Җыелган ата-аналарга бала гомеренең беренче елларында табан, аяк бармакларының, йөрешнең формалашуы турында сөйләделәр. Яссы табанлылыкны профилактикалау, аяк киемен дөрес сайлап алу темасына да тукталдылар.

Чара барышында шулай ук сәламәт яшәү рәвешен алып бару мәсьәләләре дә күтәрелде. Дәвалау физик культурасы буенча инструктор Роман Покалев презентация видеосы форматында «Яшь атлет» Махсус Олимпиада программасы буенча күнегүләр комплексын күрсәтте. Өй шартларында, кул астындагы предметларны кулланып башкару өчен туры килә торган иң универсаль элементлар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International