16 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Тормыш яме» мини-тренингы узды. Чара тормышка кыйммәтле караш формалаштыруга, дөньяны шатланып кабул итү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән.
Катнашучыларга үз-үзләренә игътибарлы караш һәм үз-үзләрен кабул итү сәләтен үстерергә мөмкинлек биргән күнегүләр тәкъдим иттеләр. Тренинг иҗади эшчәнлек белән тәмамланды.
Үткәрелгән чарадан соң, катнашучылар мондый дәресләрне ешрак үткәрергә кирәклеген билгеләп үттеләр, чөнки алар тормышта вак-төякләргә дә сөенергә кирәклеген искәртә. Тренингта 10 кеше катнашты.