Китап терапиясе – ул психотерапиядә кулланыла торган дәвалау алымнарының берсе. Аның нигезендә сүз белән йогынты ясау ята. Кешенең психоэмоциональ халәтен нормальләштерү өчен махсус рәвештә туры килә торган әдәбият сайлап алына.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының үз китапханәсе бар, анда төрле жанрдагы китаплар тупланган. Бүгенге көндә 300 данәгә якын басма продукция исәпләнә. Ел саен хәйриячеләр һәм Татарстан Республикасы язучылары социаль хезмәт алучыларга яңа китаплар бүләк итәләр, интернат-йортта аларны бик теләп укыйлар. Кемдер классик әдәбиятны ярата, кемдер фантастикага өстенлек бирә. Шул ук вакытта китапханәдә һәркем күңеленә ошаган китап яки журнал таба ала.
Махсус сайланган әдәбият, шулай ук кычкырып уку социаль хезмәтләр алучыларның торышын нормальләштерә, когнитив процессларга уңай йогынты ясый, деструктив үзгәрешләрне булдырмаска булыша.