11 ноябрьдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Зилә Климашова өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар өчен түгәрәк өстәл үткәрде.
Чараның максатлары катнашучыларны Туган тел көне белән таныштыру, балаларның рухи дөньясын баету өчен шартлар тудыру, туган телгә, шулай ук башка халыкларның традицияләренә сакчыл караш тәрбияләү иде.
Түгәрәк өстәл барышында балалар һәм аларның әти-әниләре туган телне белүнең мөһимлеге турында белделәр, шулай ук туган телне саклап калмаган очракта халык мәдәниятенең, гореф-гадәтләренең кыйммәте югалуын билгеләп үттеләр.
