«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләре экологик ашханә ачтылар

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Бөтендөнья яхшылык көне кысаларында 15 ноябрьдә Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кошлар өчен экологик ашханә ачылды.

Кышын кошларга аеруча кыен туры килә. Азык булмау алар өчен зур проблема булып тора, һәм кешеләрнең бурычы – кошларга ярдәм итү. Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең «Ашарга яраклы җимлек» проектында катнашуын балалар һәм яшүсмерләрдә экологик караш нигезләрен формалаштыру өчен уникаль мөмкинлек дип санарга мөмкин. Моннан тыш, җимлекләр ясау зур тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки бу балаларны һәм өлкәннәрне ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында кайгыртырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International