Кибербуллингның нәрсә икәнлеге турында Минзәлә яшүсмерләре белән сөйләштеләр

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 12 ноябрьдә Иске Маҗын авыл җирлегенә, Минзәлә кадет интернат-мәктәбенә барып кайттылар.

Яшүсмерләрдә виртуаль киңлектә куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру буенча «Хәзерге заман яшүсмерсе дөньясында Интернет» эш программасын тормышка ашыру кысаларында гаилә белән эшләү белгече Ольга Бывальцева балаларга кибербуллингны профилактикалау буенча дәрес тәкъдим итте. Катнашучылар Интернеттагы куркынычларга каршы тору өчен кирәкле күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән берничә күнегүне үтәделәр. Балалар булингның нәрсә икәнен белделәр, аның кешегә тискәре йогынтысы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International