Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдәге балаларны дәрестән тыш эш белән тәэмин итүне оештыру кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 14-18 яшьлек балигъ булмаганнарга Пушкин картасын рәсмиләштерүдә ярдәм иттеләр. Моны электрон режимда, «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» махсус мобиль кушымтасында эшләделәр.
Сентябрь-октябрь айларында ясатылган Пушкин карталары чшь социаль хезмәт алучыларга бушлай музей, театрлар, күргәзмәләр һәм башка мәдәният учреждениеләренә йөрергә мөмкинлек бирде. Бу вакыт эчендә балигъ булмаган казанлылар ТР Милли музеенда, В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия театрында, Казан дәүләт яшь тамашачы театрында, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында, «Кунак Сарае легендалары» квест-экскурсиясендә, Заманча сәнгать галереясында булдылар.