Шушы көннәрдә Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең һөнәри юнәлеш бирү эше буенча белгече белән берлектә, төркемле дәрес үткәрделәр. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар катнашты.
Яшүсмерләргә кыскача эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, район предприятиеләре, шәһәрнең уку йортлары турында сөйләделәр. Катнашучылар хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында да белделәр.
Чара барышында балалар шәхси үзенчәлекләрен һәм һөнәрләрнең билгеле бер төрләренә тартылуларын ачыклау буенча тест уздылар. Шулай ук мәшгульлек хезмәте белгече 14-18 яшьлек балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе, эшкә урнаштырылган яшүсмерләргә күрсәтелә торган матди ярдәм күләме турында җентекләп сөйләде.
Ахырда дәрестә катнашучылар сувенирлар һәм «Һөнәрне ничек дөрес сайларга?» дигән буклетлар алдылар.