Казанда Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте юбилеен билгеләп үттеләр

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

13 ноябрьдә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте оешуга 95 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» Инвалидлар иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлеге коллективын юбилей белән котлады һәм активистларны Министрлыкның мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бәйрәм концертында Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте иҗат коллективының ишетмәүче артистлары, «Е. Г. Ласточкина исемендәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казан интернат-мәктәбе» ДББУ укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International