Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында 15 ноябрьдә Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Зөлфирә Нигъмәтҗанова балалар белән су һәм һава белән экспериментлар үткәрделәр. Гади мисалларда балалар тозның су тыгызлыгын ничек үзгәртүен, астан һава җылытылганда һава шарының югарырак күтәрелүен һ. б. күрделәр. Бу һәм башка гади тәҗрибәләрне балалар үз әти-әниләре белән өй шартларында кабатлый алалар.
Дәрес балаларга белемнәрен киңәйтергә һәм проблемалы-эзләнү эшчәнлеге күнекмәләрен алырга ярдәм итте.