12 нче ноябрь көнне Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә, янгын куркынычсызлыгы буенча планлы дәрес-тренировка узды.
Үзәк белгечләре социаль хезмәт алучыларга янгын килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләделәр, шулай ук гадәттән тыш хәл очрагында эвакуация кагыйдәләре белән таныштырдылар. Дәреснең аерым бер өлеше янгын сүндергеч һәм аны эксплуатацияләү кагыйдәләре белән танышу иде.
Дәреснең гамәли өлешендә белгечләр социаль хезмәт алучылар белән бергә импровизацияләнгән янгын килеп чыгу шартларында күнегүләр эшләделәр һәм эвакуацион чыгу юлы буенча маршрут уздылар.
Дәрес штат режимында узды. Өйрәнүләрдә катнашучылар үзләрен максималь тыныч тотты һәм оператив рәвештә бинадан чыктылар.
Мондый чаралар тормышка куркыныч янаган очракта мөстәкыйль рәвештә, тиз, хатасыз ориентлашу күнекмәләрен һәм сәләтләрен булдырырга мөмкинлек бирә.