12 ноябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды.
Барлык хезмәткәрләр, тернәкләнүче балалар һәм аларның ата-аналары дүрт минут эчендә бинадан эвакуацияләнде. Өйрәнүләр барышында социаль хезмәтләр алучыларның, хезмәткәрләрнең һәм администрациянең ашыгыч хәл очрагына гамәлләре кабатланды.
Яр Чаллы шәһәре буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы А. А. Долгов өйрәнүләрне оештыруны һәм үткәрүне югары бәяләде.