13 ноябрь көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение бинасыннан кешеләрне эвакуацияләү буенча планлы тренировка үткәрелде.
Өйрәнүләрдә 33 кеше катнашты. Алар янгын һәм гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, киңлектә тиз ориентлашу күнекмәләрен өйрәнделәр.
Шулай ук профилактик чара кысаларында автоматик янгын саклау системасының төзеклеген дә тикшерделәр.