Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яңа килгән социаль хезмәт алучылар өчен «Вируслы пневмониядән соң тернәкләнү» дигән чара уздырылды.
«Кичергән авыруның нәтиҗәләре авыруның үзенә караганда да куркыныч була ала, шуңа күрә алга таба тернәкләнү мөһим», – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга учреждение белгече. Ул авырудан соң организмга ничек ярдәм итәргә, нинди активлык ясарга, ничек дөрес тукланырга, йокы һәм ял режимын сакларга кирәклеген сөйләде.
Чарада 24 кеше катнашты.