«Чишмә» үзәгендә менталь инвалидлыгы булган кешеләр гамәли күнекмәләр алалар

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә чираттагы чара узды. Менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «Ярдәм кулы» клубы кысаларында социаль педагог Ф. Т. Гайнетдинова «Аяк киеме һәм аны карау» дигән темага дәрес үткәрде.

Белгеч социаль хезмәтләр алучыларга сезон буенча аяк киемен ничек дөрес итеп кияргә икәнлеген аңлатты, шулай ук аяк киемен чистарту һәм саклау кагыйдәләре турында сөйләде. Дәрес ахырында алган белемнәрен практикада кулландылар.

Үткәрелә торган дәресләрнең төп максаты – менталь тайпылышлары булган инвалидларны социаль адаптацияләү, шулай ук көнкүреш, социаль-коммуникатив эшчәнлектә көндәлек тормыш бурычларын хәл итүдә мөстәкыйльлекне үстерүне тәэмин итә торган процесс булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International