Гарденотерапия, яки бакча терапиясе, – ул кешенең физик сәламәтлеген һәм эчке халәтен ныгытуга юнәлдерелгән табигать көчләре ярдәмендә дәвалау. Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында бу технология бик популяр.
Чаралар лекцияләр, әңгәмәләр, экскурсияләр, практик дәресләр рәвешендә үткәрелә. Шушы көннәрдә социаль хезмәт алучылар бүлмә үсемлекләрен күчереп утырту белән шөгыльләнделәр. Чәчәкләр белән эшләү өлкән кешеләрнең гамәли күнекмәләрен үстерә, психоэмоциональ халәтен яхшырта, ә кызыксынулар буенча аралашу яхшы кәеф бүләк итә.